(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче гыйнвар). Бүген Казанның "Татнефть-Арена" боз сараенда
КХЛ йолдызлары матчы узды. Уен Татарстанда хоккей йолдызлары атнасын тәмамлаган
йолдызлы уикендның кульминациясе булды.
Мини-турнирда
җиңүне Чернышев дивизионы уенчылары яулады, алар алдагы көнне мастер-шоуда иң
көчлеләр булдылар. Боз сарае трибунасыннан яраткан хоккейчылар уенын караган
күпсанлы тамашачылар арасында Казан Мэры Илсур Метшин да бар иде.
Мини-турнирга
стартны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Хоккей федерациясе
президенты Владислав Третьяк һәм Континенталь хоккей лигасы президенты Дмитрий
Чернышенко бирделәр.
Беренче
ярымфиналда Чернышев дивизионы хоккейчылары Харламов дивизионы көндәшләрен 5:3
исәбе белән җиңде. Сүз уңаеннан, очрашуның якты мизгеле бозга Харламов
дивизионының баш тренеры һәм Казанның "Ак Барс" командасының баш
тренеры Зиннәтулла Билалетдинов чыгуы булды, ул буллит үтәргә чыккан иде, әмма
көндәшләр командасыннан Юха Метсол алканы кире кайтарды.
Икенче
ярымфиналда Бобров дивизионы командасы Тарасов дивизионны узып китте.
Хоккейчылар соңгысына кадәр өченче урын өчен көрәште. Харламов дивизионы
командасы белән тигез исәпкә (7:7) уйнап, буллитлар сериясендә көндәшләренә
оттырды. Сүз уңаеннан, өченче урынны алган Харламов дивизионы командасында
Данис Зарипов, Владислав Подъяпольский, Пол Постма, Сергей Мозякин уйнады.
Финалда Чернышев
дивизионы Бобров дивизионы командасын 4:3 исәбе белән җиңде һәм беренче тапкыр
мастер-шоу һәм йолдызлар матчлары җиңүчесе булды. Хоккейчыларга бүләкләрне
Олимпия чемпионнары Александр Мальцев һәм Александр Пашков тапшырдылар.