(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче декабрь). 15-нче мәктәпнең яшь хоккейчылары белән матч белән
Илсур Метшин кышкы спорт сезонына старт бирде. Мәктәпнең хоккей тартмасы 2 ел
элек яңартылды, ә быел Илсур Метшин йөкләмәсе буенча яшь спортчылар өчен хоккей
кәшәкәләре өчен стеллажлар, резин идән япмалары, душ бүлмәләре, бәдрәф һәм
хоккей капкасын һәм башка кирәк-яракларны саклау өчен бина белән җылы
чишенү-киенү бүлмәләре җиһазландырылды.
Балалар өчен
булдырылган боз шартларын һәм сыйфатын Илсур Метшин "Алтын алка" яшь
хоккейчыларының район һәм шәһәр турнирларында күп тапкырлар җиңү яулаган
"Волна" мәктәп командасы уенчылары белән иптәшләрчә матчта катнашып
бәяләде. Яшь спортчылар яңа кәшәкәләр белән бозга чыктылар, аларны шәһәр
башлыгыннан бүләк итеп сезон башында алдылар. Гадел уен өчен катнаш командалар
оештырылды, аларның берсендә Илсур Метшин, икенчесендә – Башкарма комитет
җитәкчесе Денис Калинкин уйнады.
Уен киеренке
булды, яшь хоккейчылар көндәшләренә тынычланырга ирек бирмәделәр. Шуңа да
карамастан, матч дустанә исәп белән тәмамланды – 7: 7. Арбитрның финал
сыбызгысы яңгыраганнан соң, командалар очрашу истәлеге итеп фотога төште.
Исегезгә
төшерәбез, бу кышкы сезонда Казанда 77 пластик хоккей тартмасы эшли башлады. 58
хоккей тартмасында яшүсмерләр клубларының 69 тренер-укытучысы эшли.