30-нчы ноябрь һәм 1-нче декабрь көннәрендә Добро Mail.Ru. сервисы катнашында Казан Ратушасында
беренче тапкыр “Мәрхәмәтле Казан” форумы ачылды. Форумда 500-дән артык кеше
катнашты.
Форум барышында фикер алышу мәйданчыклары, хәйрия буенча экспертлар
катнашында мастер-класслар оештырылды. Әлеге очрашуларда “Русфонд” президенты
Лев Амбиндер, Добро Mail.Ru сервисы җитәкчесе Александра Бабкина, Россия
Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Социаль мәгълүмат агентлыгы генераль директоры
Елена Тополева-Солдунова, Россия дәүләт социаль университеты ректоры Наталья
Починок, “Душевный базар” проекты авторы Евгений Горькаев катнашты.
“Миллионан артык кеше яшәгән шәһәрдә хәйриячелекне дөрес
итеп оештыру, системага салу, кагыйдәләр барлыкка китерү һәм аның үсешенә ярдәм
итү бик мөһим. Без әлеге проектны бик зур теләк белән оештырдык - Добро
Mail.Ru. сервисы белән килешү төзедек, чарага хәйриячелек эше белән күптәннән
таныш булган белгечләрне, экспертларны чакырдык”,– дип билгеләп үтте Илсур
Метшин. Шәһәр башлыгы, көнгә бер тапкыр булса да Instagram челтәрен караганчы,
Казан шәһәренең “Добро Mail.Ru” социаль битенә кереп чыгарга тәкъдим итте.
Форум кысаларында җәмгыятьтә игелекле кеше тәрбияләү,
хәйриячелек үсешендә матбугат чараларының роле, эшмәкәрлек һәм хәйрия фондлары
арасында хезмәттәшлек кору кебек сораулар күтәрелде.
“Казан – Россиянең өченче башкаласы диләр. Ләкин минем өчен
Казан беренче булачак, чөнки ул минем туган җирем. Казаныбыз игелек, яхшылык,
кешелеклелек ягыннан да беренче булыр дип өметләнәм”, - диде үзенең
видеохәбәрендә Чулпан Хамматова (танылган актриса “Подари жизнь” хәйрия
фондының җитәкчесе булып тора.)