Казан Мэры гаиләсе белән бергә туган ягы Түбән Кама шәһәренә
50 ел булу уңаеннан тантаналы чараларда катнашты.
Ачык объектлар арасында бигрәк тә шәһәр паркы шатландырды. Биредә
фонтан, кафе, спорт мәйданчыклары, спорт кирәк-яракларын прокатка бирү бинасы,
балалар уен мәйданчыклары барлыкка килгән, 196 метрлы биеклектәге танылган “телевышка”
16 мең төсмер иллюминациядә яна башлаган, аларның утлары сезон һәм атна
көннәренә карап алмашып торачак икән.
Илсур Метшин югары сыйныфта укыган чакларын искә алды –
биредә алар агачлар утырткан, аларны караганнар, һәр мәктәп укучысы үз агачын
белгән.
“Казаннан - яратып” мәйданчыгы 20-нче август бәйрәмендә
халык яратып кабул иткән территорияләрнең берсе булды.
Аның сүзләренә караганда, 50 еллыгына кадәрге Түбән Кама һәм
50 еллыгыннан соңгы Түбән Кама – бөтенләй бер-берсенә охшамаган ике шәһәр. Казан
Универсиадага кадәр һәм Универсиададан соң кебек, дип чагыштырды ул
үзгәрешләрне: “Түбән Кама өчен 50 еллыгы Универсиада кебек булды, дип саныйм. Шәһәрлеләр
бәйрәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, үзләренең шәһәрләре өчен шуның кадәр
шатлану һәм гоурурлану хисләре кичерделәр – безнең өчен бу бик мөһим!”