Казан Мэры Татарстан Президентын яңа скульптуралы композиция ачылышында туристлар белән фотога төшерде
KZN.RU Казан шәһәре
Танылган скульптор Даши Намдаковның яңа скульптуралы
композициянең ачлышы “Казан” гаилә үзәге янында узды.
Тантана барс скульптуралары урнашкан якта узды. Микрофон янына
Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм Даши Намдаков чыкты. Беренче булып сүз
Казан Мэрына бирелде. “Өч ел дәвамында “Казан” гаилә үзәгендә 3 мең гаилә теркәлгән.
Әлеге скульптуралар Казанның яңа символы булып торачак. Әлеге идеяне тудыру
өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм шул идеяне гамәлгә ашырган
өчен скульптор Даши Намдаковка бик зур рәхмәт” – диде И.Метшин.
Тантанадан соң Екатеринбург шәһәреннән килгән туристлар
Татарстан Президенты белән фотога төште. Фотоны Казан Мэры Илсур Метшин ясады.