“Рубин” “Мордовия” белән “уртак нәтиҗә”гә уйнады
Казан шәһәре KZN.RU
Казанның Футбол буенча Россия чемпионатының 21-нче туры
кысаларында “Рубин” командасы Саранскиның “Мордовия” белән булган “өй матчы”нда
уртак нәтиҗәгә уйнады. “Казан Арена”да узган очрашу 1:1 исәбе белән төгәлләнде.
Уен барышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казанның футбол клубы
президенты, башкала Мэры Илсур Метшин күзәттеләр. Трибуналарда 11 меңнән артык
җанатар бар иде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, матчка футболчылар “Йөрәгеңне
сакла” хәйрия акциясе логотибы төшкән махсус футболкаларда чыкты. Проект Русфонд
карамагындагы җитди авырулы балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
3-нче апрельдә узачак киләсе матчта “Рубин” Мәскәү шәһәрендә
“Локомотив” командасына каршы уйнаячак.