Илсур Метшин КФУның юрфак студентларына мастер-класс уздырды
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май).
Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетында белем алучы
студентлар һәм чыгарылыш курс студентлары өчен Казан Мэры, Юридик факультетының
Попечительләр советы рәисе Илсур Метшин мастер-класс үткәрде. Әлеге чара
“Профессионалга 100 сорау” проекты кысаларында узды.
И.Метшин чыгышы белән яшь юристларның
КФУ юридик факультетында белем алган зур уңышларга ирешкән казанлылар белән
очрашулар сериясе ачылды. Чараны Казан Мэриясе ярдәме белән КФУ Юридик
факультет чыгарылыш курс студентлары ассоциациясе оештырды. Мастер-класс юридик
факультетның чыгарылыш курс студентлары һәм югары курс студентларына юнәлтелгән
иде.
Шәһәр башлыгы чыгышының темасы –
“Муниципалитетның чиксез җаваплылыгы һәм чикләнгән мөмкинлекләре”. Илсур Метшин
Башкарма комитет эшенең тәҗрибәсе турында сөйләде, Җирле үзидарә турындагы
законның уңай һәм тискәре яклары турында булган фикере белән бүлеште һәм студентларның
сорауларына җавап бирде.
Очрашу барышында Казан Мэры шулай ук муниципалитетның хокукый базасын
камилләштерү буенча яң яхшы тәкъдимнәргә конкурс игълан итте.