Күрше шәһәрләрдә һәм башка төбәкләрдә
элеккеге пионер лагерьлары урынында коттеджлар һәм шәхси ял базалары күптән
тора. Без инфраструктураны югалтмадык, һәм ул балаларга хезмәт итәргә калды.
Мин үзем дә балачакта һәм яшүсмер чакта, 9
сыйныфка кадәр, хоккей буенча җыелма команда белән бергә шәһәр читендәге
лагерьларга бардым. Бу - иң яхшы, иң җылы һәм кадерле истәлекләр. Мин пионерлы
җәемә бурычлымын. Һәм мин мондый искиткеч истәлекләр мөмкин кадәр күбрәк
балалар, яшүсмерләр һәм ата-аналар күңелендә булсын өчен кулдан килгәннең
барысын да эшләргә телим. Бу онытылган традиция булса да, һичшиксез, аны безнең
тормышка кайтарырга кирәк.
Шәһәр читендәге балалар лагерьларын яңарту
программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казан өчен
аеруча көтеп алынган булды.
2019 елда 4 лагерьны ремонтлауга ярты
миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән һәм тагын 60 миллион – подъезд
юлларына. Программа 3-4 елга исәпләнгән, һәм бу вакыт эчендә Казанның
барлык 14 муниципаль лагерын яңарту планлаштырыла. Алар 1930-60 елларда
төзелгән, ярты гасырдан артык хезмәт иткән, мораль яктан искергән. Без чын
мәгънәсендә тишекләрне ямап куйдык.
Нәтиҗәдә, без лагерьларны тиешле кыяфәткә
генә китереп калмыйбыз, ә балалар, яшьләр өчен аларны лаеклы итеп
ясыйбыз. Шунысы мөһим, бу - элеккеге кебек сылап-буяп чыгу түгел, ә
системалы карар булачак. Нәтиҗәдә, шәһәр читендәге лагерьларның торышы
яхшырып кына калмый, аларда балалар да күпләп һәм яхшы итеп ял итә алачак.