И.Метшин Казан марафоны турында
Марат Мөгыйнов фотосы
Быел Казан марафонының беренче көнендә генә дә, 4-нче
майда, 3 чакрымлык иң массакүләм йөгерүдә 9 меңгә якын кеше катнашты. Кунакларның
күп булуы, төрле яшь категорияләрендә катнашучыларның географиясе үсүе безне
нык сөендерә.
Шәһәр Башкарма комитетының спорт командасы булып калуы да
шатландыра. Башкарма комитет хезмәткәрләре традицион рәвештә марафонда
катнаштылар. Бу сәламәт яшәү рәвешенең яхшы үрнәге генә түгел, Казанны
туристлык, спорт үзәге буларак таныту да. Ходай безгә Европа һәм дөнья
дәрәҗәсендәге зур марафоннарга кадәр үсәргә мөмкинлек бирсә иде. Казанда моның
өчен инде бүген үк кирәкле барлык инфраструктура да булдырылган.