Ата-аналар контроле бик мөһим, чөнки
монда укытучыларның да, директорлар корпусының да, ата-аналарның да бурычлары
бертөрле: балалар көннең беренче яртысында кайнар туклану алсын өчен. Докторлар
әйтүенчә, аларның сәламәтлеге шуңа бәйле, шуңа күрә без моңа системалы игътибар
бирәбез.
2005 елда Казанда укучыларның 37%-ы
кайнар ризык белән тәэмин ителсә, пешекчеләр җитми иде, 80% кухня җиһазлары
тузган булса – мәктәпләрнең яртысында без кайнар ризык белән тәэмин итә
алмадык, бүген укучыларның 85%-ы кайнар ризык белән тәэмин ителде, ашханәләрне
яңарту һәм җиһазлау буенча эш башкарылды. Биналарга ремонт ясау гына түгел, яңа
җиһазлар, савыт-саба, мебель да сатып алынган. Һәм без бу эшне һичшиксез дәвам
итәчәкбез.
Без мәктәпләребездә туклану илнең башка
шәһәрләре белән чагыштырганда яхшырак булсын өчен барысын да эшлибез, һәм моңа
әти-әниләр ярдәм итә – ашханәләр эшен контрольдә тоту гына түгел, туклану
сыйфатын яхшырту күзлегеннән дә. Безнең турыда хәтта Россия дәрәҗәсендә дә
сөйлиләр, әмма безгә беренче түгел, ә иң яхшылар булу мөһим. Балалар төрлечә
киенә ала, ләкин бер үк дәрәҗәдә яхшы тукланырга тиеш.
Ата-аналар һәм мәктәп вәкилләре белән
очрашулар даими булачак, тик шулай гына нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Безгә кире
элемтә мөһим, югыйсә тиешле нәтиҗә булмаячак, без бу эшне һичшиксез дәвам
итәчәкбез һәм Казанда мәктәп укучыларын файдалы, сәламәт, әмма шул ук вакытта
тәмле итеп ашатачакбыз.