Татарстан башкаласы Россиядә хайваннарның
Африка экспозициясе төзелә торган беренче шәһәр булачак.
Без моның – «Замбези елгасы» кебек проектны
гамәлгә ашыруның ничек катлаулы буласын күз алдына да китерә алмадык. Без төрле
чаралар, форумнар, ярышлар, конгресслар бәяләү комиссияләре белән эшләдек һәм
бөтен җирдә дә үз таләпләре барлыгын беләбез. Хайваннарның һәр аерым төре
буенча үз яклау җәмгыяте бар. Алар профессионаллар һәм, аек акыл һәм
хайваннарны саклау теләгеннән башка, беркемгә дә буйсынмыйлар. Һәм бу дөрес тә.
Безнең андый таләпләр, катгый кагыйдәләр белән очрашкан юк иде. Зоопаркның теге
яки бу өлеше ачылгач, без түгел, ә хайваннарны саклау җәмгыяте хәл итәчәк.
Зоопаркларны Африка хайваннары белән
проектлау буенча Россиядә беркемнең дә тәҗрибәсе юк, шуңа күрә бик күп сораулар
туды. Без төзелеш вакыты белән тоткарландык, әмма моның сәбәпләре бар иде: без
моңарчы узмаган нәрсәләр белән очраштык. Әмма бөтен дөнья белән без моны
башкарып чыктык. Хәзер хайваннарны сатып алу, алып кайту һәм безнең тирәлеккә
җайлаштыру гына калды. Бу - үзе бер фән, бу эшне регламентлый торган аерым
нигезләмәләр бар. Бу процесста этаплылык бар, ул да төгәл регламентлана: иң
беренче булып нинди хайваннар кертелә, икенче партиягә керергә нинди хайваннарның тавышлары комачаулый.
Хайваннар Африка фаунасыннан акрынлап
кайтарылачак. Хәзер Казанга 41%-ка якын хайван китерелгән инде. 2019 елның
октябрь ахырына биредә яшәүчеләрнең тагын 25-26%-ы кайтачак. 70% хайван биредә
булачак – без моңа ышанабыз һәм моның өстендә эшлибез. Без моны акрынлап, зур
дулкынлану белән һәм хайваннарны саклап, аларның психикасын исәпкә алып
башкарачакбыз. Алар үзләре өчен якын булган таныш шартларга килергә тиеш.
Шуны ассызыклап үтәргә кирәк, биредә бары
тик Африка хайваннары гына яшәячәк. Мәсәлән, Африканың ата филе 12 тонна
авырлыкта, ә аның Азиядәге туганы 4-5 тоннага җитә, ягъни 3 тапкырга кимрәк.
Тик без җиңел юлларны эзләмибез һәм Африка филен Азия филенә алыштырырга
теләмибез. Без үрчетү өчен генә түгел, ә дөньяның башка зоопарклары өчен дә зур
кыйммәткә ия булган чын Африка филләрен генә алабыз.
«Зоопаркның дусты» программасы зур роль
уйнады, аның буенча меценатлар «Замбези елгасы» өчен Африка хайваннарын сатып алуга
114 млн сумга якын акча бүлеп бирде. Зоопарк дуслары, меценатлар хайваннарның
ата-аналарына әйләнә дип әйтергә була һәм киләчәктә аларны тоту өчен акча бүлеп
бирәләр. Безнең гаилә 7 зебра алу карарын кабул итте - гаиләдәге әгъзалар саны
буенча сатып алырга булдык.
19 июньдә мин эш барышы белән таныштым,
матбугат турына без шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары
журналистларын чакырдык. Күргәннәрдән бары тик уңай тәэсирләр генә калды. Гүя
без Мадагаскарга эләктек. Шундый исемдәге мультфильмны хәтерлисезме? Арыслан,
фил бар, минем
зебраларым инде өченче ел бирегә килүләрен көтәләр. Король-лемур өчен мәйданчык әзер инде. Чын Мадагаскар,
Африка үзе Казан йөрәгендә диярсең! Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем
килә. Боларның барысын да шәхси контрольдә тота торган Рөстәм Миңнехановка
аерым рәхмәт, ул зоопарк шәһәр халкына зур бүләк булсын өчен борчыла һәм кулдан
килгәннең барысын да эшли.
Африка экспозициясенең соңгы хайваннары
2021 елга кайтарылачак. Ләкин 2019 елның август ахырына ишекләрен ачкан
«Замбези елгасы» шәһәр халкы һәм кунаклары өчен, бигрәк тә балалар өчен яраткан
урынга әйләнер дип ышанам. Казан зооботаника бакчасы да, реконструкция
тәмамланганнан соң, чын энҗе бөртеге булачак һәм Европаның иң яхшы зоопарклары
белән бер рәткә басачак.