Казан мэры Илсур Метшин гражданнарны кабул итте
Денис Гордийко
Казан мэры Илсур Метшин гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Очрашу шәһәр Башкарма комитетында узды.
Очрашуда Казан халкы шәһәр башлыгы адресына төрле темалар буенча мөрәҗәгатьләр юллады. Бирелгән сораулар арасында: аларның йортында капиталь ремонт үткәрү, шәһәрне төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык проблемалары, юл инфраструктурасын үстерү. Барлык бирелгән сораулар буенча шәрехләр бирелде.
Шәһәр башлыгы сорауларны контрольгә алды.