Казанда 1-10 декабрьдә инвалидлар декадасы булачак, аның барышында 100 дән артык бушлай чара узачак. Программада тантаналы концертлар һәм хәйрия концертлары, акцияләр, мастер-класслар, китап һәм рәсем күргәзмәләре, спектакльләр һ.б. Шәһәрдә 83 меңгә якын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кеше, шул исәптән 6186 бала яши. Ункөнлек программасы турында эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.
«Инвалидлар декадасы – тагын да күбрәк кеше, бәлки, кемгәдер баскыч мәйданчыгында, күрше ишегалдында, подъездда, мәктәптә, эш урынында минем ярдәмем һәм игътибарым кирәк, дип уйлану вакыты. Ә тулаем алганда, бу бездә ел дәвамында бара торган системалы эш», – дип билгеләде мэр Илсур Метшин. Ул ТР башкаласында инклюзиягә курс берничә ел элек үк алынуын өстәде. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү вәкаләтләре төбәккә йөкләнгән булса да, «без һәрвакыт кабатлаганча, кешеләр – безнеке».
«Бу мәсьәләнең бары тик акча белән генә хәл ителмәвен төгәл аңлау бар иде. Шуңа күрә озак сөйләшүләрдән, инвалид балаларның әниләре берләшмәсе белән киңәшләшүләрдән соң без сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен инфраструктура булдыра башладык. Алар безнең өчен экспертлар, без бергә башкарган эшне бәяләүчеләр булдылар. Бүгенге көндә без төзегән барлык объектлар да көн саен эшли, һәм бирегә шөгыльләнергә, сәламәтлекләрен ныгытырга һәм аралашырга киләләр», – диде шәһәр башлыгы.
«НУР» инклюзив фестивале халыкара фестивальгә әйләнде
Иң беренче чаралардан берсе – «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәнгать иҗаты республика фестиваленең гала-концерты. Ул 29 ноябрьдә С.Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда узачак.
«Фестиваль Совет районында администрация башлыгы булып Рөстәм Гыйльфан улы Гафаров, ә аның урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева булган чорда (хәзерге Казан Башкарма комитеты җитәкчесе һәм ТР премьер-министры урынбасары - ред. иск.) туган. Ул район дәрәҗәсеннән башланды, ә бүген бу Татарстаннан читтән инвалид балалар килә торган республика фестивале», – диде Илсур Метшин.
Икенче көнне, 30 ноябрьдә, шәһәр Ратушасында «Э-моция» театраль инклюзив студиясе инициативасы белән III Республика инклюзив балы узачак. Вакыйгага сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да, сәламәт балалар да килә ала.
«НУР» фестивале халыкара статус алды. Быел проектның читтән торып уздырылган этабына Россиянең 41 төбәгеннән һәм биш илдән (Төркия, Таиланд, Белоруссия, Украина һәм Үзбәкстан) 560 кеше гариза биргән. Гала-концерт 3 декабрьдә була. Гүзәл Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, «НУР» тимер юлчылар мәдәният йорты базасында инклюзив хәрәкәт буларак та үсә.
Инклюзив концертлар шулай ук башка мәйданчыкларда да узачак: Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында – 3 декабрьдә, «Мәскәү» мәдәни үзәгендә – 4 декабрьдә, «Чулпан» мәдәни үзәгендә – 6 декабрьдә, ә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә 16 декабрьдә «Йөрәк белән тыңлап» фестиваленең гала-концерты була.
Инвалидлар декадасында шулай ук татар шагыйре Габдулла Тукай әкиятләре буенча инклюзив «Тәрбияле бала» спектакленең премьерасын күрсәтү планлаштырыла. Ул 10 декабрьдә узачак. Куелыш тулысынча «Нагорный» мәдәният йорты командасы тарафыннан «Игелек юлы белән» проекты кысаларында әзерләнгән.
Ел саен үткәрелә торган «Игелек юлы белән» хәйрия фестивале гадәттәгечә 179 нчы гимназиядә узачак. Анда 150 дән артык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала катнашачак.
«Ярдәм» мәчете территориясендә урнашкан «Дан» күпфункцияле комплексы базасында 6 декабрьдә флорбол, футбол, өстәл теннисы, бочча, шашка, шахмат һәм өстәл спорт уеннары буенча «Көчле рухлылар» чарасы узачак.
«Без «Спорт – бердәм киңлек» проектын дәвам итәбез, аның кысаларында һәр спорт объектында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен түләүсез һәм ташламалы рәвештә керү каралган», – дип искәртте Гүзәл Сәгыйтова. Ташламалар тәкъдим ителә торган спорт һәм мәдәният учреждениеләре исемлеге белән сылтамалар буенча танышырга мөмкин. Шулай ук ункөнлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең барлык категорияләре өчен Казанның музей комплексына бушлай бару гамәлдә. Башка көннәрдә мондый ташлама беренче һәм икенче төркем инвалидларга гына бирелә.
Казанның биш гаиләсе Калининградка сәяхәткә бара алачак
1 декабрьдән менталь үсешендә тайпылышлар булган балаларның кышкы сменаларына язылу ачылачак. Алар «Нур», «Тылсым», «Канатлар» инклюзив үзәкләрендә узачак. Мондый көндезге лагерьлар ата-аналар арасында популярлык казанды: бу ел эчендә 18 смена оештырылды, анда 270 бала булды. +7(843)558-74-18 телефоны буенча язылырга мөмкин.
«Дөньяда барлык мәсьәләләр хәл ителгән шәһәрләр яки юк диярлек, яки бик аз. Без куйган максат бик кыйммәтле һәм масштаблы. Без инклюзив үзәкләр, укыту-күнекмәләр сыйныфлары, балалар өчен фатирлар ачтык, алар, беренче чиратта, бу мәсьәлә белән беренче тапкыр очрашкан ата -аналар өчен юаныч», – диде шәһәр башлыгы.
Шулай ук ункөнлек барышында «Игелекле сәяхәт» конкурсы кысаларында инвалид балалар тәрбияләүче биш гаилә сайлап алыначак. Алар Калининградка китәчәк. Катнашу өчен 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр dobro@kzn.ru почтасына «Ни өчен нәкъ мин Калининградка барырга тиеш» темасына видео җибәрергә кирәк. Исегезгә төшерәбез, узган ел биш гаилә Санкт-Петербургка барды.
35 инвалид кеше «Карьерага юл» конкурсына гариза биргән, шуларның 14 е финалга үткән. Биредә катнашучылар 2 декабрьдә эре эш бирүчеләр белән очрашачаклар һәм алдынгы компанияләргә эшкә урнашу мөмкинлеге алачаклар. Чара Калинин ур., 3б адресы буенча урнашкан кунакханәләрнең берсендә узачак. Проект «Перспектива» иҗтимагый оешмасының инвалидларны эшкә урнаштыру буенча төбәк координаторы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Шулай ук 2 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр булачак вакансияләр ярминкәсендә дә эшкә урнашырга мөмкин. Инвалидларга Җиңү Проспекты, 141 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәкләренең берсендәге мәйданчыкта эш табарга ярдәм итәчәкләр.
«Игелекле сувенир» кибете үз эшен дәвам итә, анда Казанның инклюзив остаханәләреннән товарлар сатыла. QR-код аша сатып алган вакытта инвалид кешенең истәлекле бүләкне ничек ясаганын күрергә мөмкин. Бер ел эшләү дәверендә кибеттә 1 млн сумнан артыкка продукция сатылган. Бу акчалар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә тотыла, диде Гүзәл Сәгыйтова. Истәлекле бүләкне Павлюхин ур., 91 йорт адресы буенча сатып алырга мөмкин.
Ункөнлек вакытында «Игелекле Казан» АКбО коворкинг базасында үзенчәлекле балаларның ата-аналары һәм инвалид өлкәннәрнең төрле структура һәм ведомство вәкилләре белән очрашуларын оештыра.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ял итү, дәвалану, тернәкләндерү һәм белем бирү мөмкинлекләре турында барлык мәгълүмат «Игелекле Казан» сайтында тупланган. Ә «Уңайлылык картасы»нда аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен җиһазландырылган 800 дән артык объект турында мәгълүматлар бар. Аның белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
«Игелекле Казан» инклюзия темасында зур ярдәм, эксперт булды. Ул – хәйрия фондлары белән булган барлык эшләрнең координаторы. Элек кешегә зур юл үтәргә, ярдәм алу өчен үз юлын табарга кирәк иде, ә бүгенге көндә бары тик «Игелекле Казан»га килү дә җитә – тулысынча квалификацияле ярдәм алырга мөмкин», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Гүзәл Сәгыйтова шулай ук ункөнлек башланыр алдыннан Казан Башкарма комитетында инвалидлар эшләре буенча шәһәр советы утырышы узачагын, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү һәм ТР башкаласында инклюзив мохитне үстерү буенча системалы чаралар турында фикер алышачакларын билгеләп үтте.