Бүген Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин «Мәскәү» мәдәни үзәгендә узган «Казань за СВОих» («Казан үзенекеләре өчен») беренче гуманитар форумында гуманитар хәрәкәт, предприятие һәм оешма вәкилләре алдында чыгыш ясады. Пленар утырышта күтәрелгән мәсьәләләр арасында – фронтның аеруча кискен ихтыяҗлары, гуманитарчылар, бизнес һәм хакимият арасындагы үзара хезмәттәшлек, шулай ук Казанда патриотик тәрбия системасын үстерү.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, ТР башкаласы мэриясендә махсус операция башланган беренче көннәрдән үк МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, шулай ук гуманитар йөкләрне җыю һәм озату буенча штаб булдырылган.
«Бүген монда җитәкчеләр дә, кул астында эшләүчеләр дә юк. Биредә җиңүне якынайту өчен барысын да эшли торган кешеләр бар. Без даими рәвештә кешеләр белән очрашабыз, әмма бүген монда җыелган категория үзенчәлекле. Эшләр җиңел генә башланмады, әмма без бу юлны бергә үттек. Шул вакыт эчендә шәһәр фронтка һәм яңа төбәкләргә гуманитар ярдәм белән 83 фура, барлыгы 1600 тонна төзелеш материаллары, азык-төлек, дарулар һәм башка бик күп әйберләр җибәрде. Барыбыз өчен дә бу яңа эш иде. Без егетләребезне тулысынча әзер килеш алгы сызыкка җибәрүдә дә катнаштык. Бу вакыт эчендә без махсус операциягә ярдәм итү өчен 2 млрд сумнан артык акча тупладык һәм бу эшне дәвам итәбез», — дип сөйләде мэр.
Ул фронтка ярдәм итүче гуманитар хәрәкәтләр эшчәнлегенә соклануын ассызыклады. «Безнең волонтерлар сугышчыларыбызның язмышын җиңеләйтү, аларның тормышын саклау өчен барысын да һәм хәтта күбрәк тә эшлиләр», – дип өстәде ул.
Илсур Метшин шулай ук Лысычанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызуның элеккеге кураторы Евгений Варакинга рәхмәт белдерде, ул анда Татарстаннан беренче булып барган, әлеге юнәлешне җитәкләгән. «Ул җирле халыкның да, сугышчыларның да иң югары бәяләренә лаек булды. Бүгенге көндә шефлыкка алынган шәһәрләргә һәм бүлекчәләребез сугышчыларына ярдәм күрсәтүләрен дәвам иткән барлык зур оешмалар һәм бизнес вәкилләренә рәхмәт», — дип өстәде шәһәр башлыгы.
Ул ТР башкаласы мэриясенең Казанда МХОда катнашучыларының гаиләләренә ничек ярдәм итүе турында сөйләде. Аларның балалары мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында бушлай тукланалар, муниципаль мәдәният һәм спорт учреждениеләренә йөрү өчен «Батыр» картасы бар. «Без һәр гаиләне, аларның проблемаларын беләбез һәм катлаулылыгына карамастан, аларның мәсьәләләрен хәл итәбез», – диде шәһәр башлыгы.
Форум пленар утырыш белән дәвам итте, анда Казан мэры, ТР Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин, ТР Десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов, хәрби хәбәрче Даниил Безсонов, «Своих не бросаем 16» хәрәкәтенә нигез салучы Анна Артемьева, «Нәфис» хәйрия фонды директоры Роза Гыйлмурова һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Мәскәү» мәдәни үзәгендә бүген беренче «Казань за СВОих» гуманитар форумы башланды. Анда фронтка ярдәм итү белән шөгыльләнүче активистлар, МХО өчен продукция җитештерүчеләр, шулай ук шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнаша. Мәдәният үзәге фойесында гуманитар хәрәкәттә катнашучылар җитештергән техника һәм продукция күргәзмәсе бар.