БРИКС саммиты алдыннан волонтерларны, журналистларны, оештыручылар вәкилләрен һәм төрле хезмәткәоләрне урнаштыру өчен Казанда «Гаилә» микрорайонында Бертуган Батталовлар урамында ике күп фатирлы йорт әзерлиләр. Алар 2 меңгә кадәр кунакны сыйдыра алачак. 1—4 кеше яшәячәк фатирлар өй җиһазы һәм техника белән җиһазландырылган, савыт-саба һәм шәхси гигиена чаралары бар. Күчмә киңәшмә барышында мэр Илсур Метшин фатирларны карады.
«БРИКС саммитына без кунаклар кабул итәргә әзерләнәбез һәм төрле урнаштыру чараларын кулланабыз. Бу кунакханәләр генә түгел, «Гаилә» микрорайонындагы ике яңа торак йорт та. Аларда 2 меңгә якын кешене урнаштырырга мөмкин булачак: журналистларны, административ хезмәткәрләрне, волонтерларны. Һәр фатир барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган – төрле җиһазлар, аш-су савытлары, чәйнек, микродулкынлы җайланма бар. Безгә килүчеләр өчен уңайлы эш һәм тыныч ял итү урынында барлык шартлар да тудырылуы мөһим. Беренче төркем урнашты инде», — дип сөйләде Казан мэры Илсур Метшин.
Йортларның берсендә 160 фатир исәпләнә, икенчесендә – 554. Бу бер, ике һәм өч бүлмәле фатирлар. Бүгенгә йортларның берсе тулысынча әзер, икенчесендә эшләр 10 октябрьгә кадәр төгәлләнәчәк. Төзелешнең заказ бирүчесе — ТР рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды. Аның башкарма директоры Марат Зарипов та киңәшмәдә катнашты.
Торак бүлмәләр бер йокылы карават, язу өстәле, урындыклар, сейфлы шкаф белән җиһазландырылган. Кухняда микродулкынлы җайланма, пешерү өслеге, духовка, суыткыч, чәйнек һәм савыт-саба бар, ә ванна бүлмәсендә — шәхси гигиена чаралары. Даими рәвештә бүлмәләрне җыештыру, урын-җирне һәм сөлгеләрне алыштыру булачак. Фатирларда QR-код урнаштырачаклар, аның ярдәмендә кунаклар яшәү кагыйдәләрен һәм башка файдалы мәгълүматны белә, даруханә һәм кибетләр белән картаны күрә алачак. Кунаклар өчен саммит уздыру урынына кадәр транспорт каралган.
Кунакларның күпчелеге саммит көннәренә якынлашкан вакытта гына килер дип көтелүгә карамастан, беренче урнашу булды инде: «Росконгресс» вәкилләре килде.
Кунаклар үтенече буенча аларга иртәнге аш оештыралар – оешма белән азык-төлек һәм социаль туклану департаменты шөгыльләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС илләре саммиты Казанда 22—24 октябрь көннәрендә узачак. Чараны уздыру урыны 1 гыйнварда Россиягә БРИКСта рәислек күчкәннән соң билгеләнде, ул ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
БРИКС Россия, Бразилия, Һиндстан һәм Кытай тырышлыгы белән 2006 елда барлыкка килә. 2011 елда берләшүгә Көньяк Африка Республикасы кушыла, ә 2024 елда — Иран, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эфиопия, Согуд Гарәбстаны. Кайбер илләрнең БРИКСта күзәтүчеләр статусы бар.
Хәзер Казанда актив әзерлек бара: 38 күпфатирлы йортның фасадларын яңарту төгәлләнә; 5,5 км инженер челтәре алыштырылган; 29 планлаштырылган урамның 23 участогы төзекләндерелгән; сигез кунакханәдә югары категорияле номерлар рәсмиләштерү дәвам итә.