Әлеге зур бәйрәм белән укучыларны ТР Президенты һәм Казан Мэры котлады.
(KZN.RU, 3-нче сентябрь). Бүген Казан шәһәре Вахитов районының 12-нче номерлы гомуми белем бирү урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары уку елын яңа бинада башлап җибәрде. “Мишпахтейну” укучыларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин котлады. Тантаналы чараларда шулай ук Израильнең Россиядәге Илчелегенең беренче сәркатибе Шломо Воскобойник, БДБ һәм Балтия илләрендә “Белем бирү ресурслары һәм технология тренингы” рәислеге директоры Влад Лернер катнашты.
Башлангыч сыйныфлар өчен яңа корпус мәктәпнең төп бинасы күршесендә салынган. Гомуми мәйданы 3 мең кв.м булган бинада 250 кеше белем алачак. 3 катлы корпуста башлангыч мәктәп, иврит, татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле, сынлы сәнгать, өстәмә белем бирү кабинетлары, гимнастика, хореография, акт заллары урнашкан.
Тантаналы линейкадан соң башлангыч сыйныф укучылары яңа классларга беренче дәрескә юл тоттылар, ә кунаклар өчен яңа бина буенча экскурсия оештырылды. ТР Президенты һәм Мэр иврит, инглиз теле дәресләрендә, “Сэвивон” вокаль ансамбле репетициясендә булдылар, 2Б сыйныф укучыларына уңышлы уку елы теләделәр.
Мәктәп директоры Ольга Трупп шәһәр һәм республика җитәкчелегенә яңа корпус төзү дәвамында күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде һәм Илсур Метшинга “Мәктәп дусты” мактау грамотасын тапшырды.
12-нче номерлы мәктәп 1936 елда ачылган. Сугыштан соң мәктәптә бары кызлар гына белем алган, 1971 елдан алып 1980 елга кадәр уку йорты профессиональ спортчыларны әзерләгән, 1980 елдан алып кабат гомуми белем бирә торган мәктәп статусын ала. 1998 елда мәктәптә этномәдәни компонентлы сыйныфлар ачылган, аның программасына исә “Мишпахтейну” мәктәбен башлаган иврит, яһүд традицияләре һәм Израиль тарихы фәннәре кертелә. 2000 елда мәктәптә “Белем бирү ресурслары һәм технология тренингы” ның Технология үзәге ачылган.
Бүгенге көндә мәктәптә 566 кеше белем ала. Мәктәп укучылары еллык аттестацияләр һәм БДИ югары нәтиҗәләр күрсәтә, алар – республика, Россия һәм халыкара конкурслар, олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар. Мәктәптә өстәмә белем бирү юнәлеше дә үстерелә. “Шемеш” хореография коллективы, “Сэвивон” вокаль ансамбле, “Хаверим” эстрада студиясе, “Юный краевед” һәм Яшь шахматчы мәктәбенә йөрүчеләр ел саен Россия, халыкара күләмендәге конкурсларда һәм ярышларда җиңеп баралар.