(KZN.RU, 21-нче май). Атна уртасына Ершов урамындагы барлык авария хәлендә булган баганаларны яңаларга алмаштыруны йөкләде бүгенге “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, бер атна элек машиналар йөрү өлешенә иске баганалар ауганнан соң, шәһәр башлыгы тиз арада шәһәрдәге иске баганаларны алмаштыру, берничә ел дәвамында аларны ремонтлап бетерү эшен йөкләде.
Нәтиҗәдә, узган җомга көнне программа старт алды, аның кысаларында бу ел ахырына 600 яңа багана урнаштырырга планлаштырыла, бу исә шәһәрдәге иске баганаларның гомуми саныннан унынчы өлешне тәшкил итә. Бер багананы алмаштыру 100-120 меңгә чыга, акча шәһәр бюджетыннан бүленеп биреләчәк.
“Казгорсвет” МУП директоры Рөстәм Габделхаков сүзләренә караганда, май ахырына 73 багана алмаштырылачак. Соңгы вакытта гына ике багана аву очрагы теркәлгән Ершов урамында эш тулы көчкә алып барыла, әзерлек эшләре Тэц һәм Себер тракты урамнарында башланган. Автотранспорт хәрәкәтенә киртә тудырмас өчен багана алмаштыру эше төнлә алып барылачак. Шул ук вакытта “Метроэлектротранс” МУП троллейбус тимерчыбыкларын күчереп элү белән, иске баганалар сүтеләчәк.
“Атна уртасына Ершов урамында эшләрне тәмамларга кирәк. Аннары иске баганаларны башка участокларда алмаштыруны дәвам итәргә кирәк. Аларның кабат ауганнарын көтмәгез”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.