Илсур Метшин әлеге йортларда яшәүчеләр белән җитди аңлату эшләре алып баруны йөкләде.
(KZN.RU, 19-нчы март). Казанда торак милекчеләре иптәшлеге һәм торак-төзелеш кооперативлары идарә иткән 1000-ләп күпфатирлы торак йорт капиталь ремонт программасын бергәләп финанслауда катнашмый. Әлеге программада катнашу-катнашмау мәсьәләсе милекчеләрнең үзләре хәл итә торган сорау булуына карамастан, фатир хуҗалары һәм идарәче компанияләрнең рәисләре белән аңлату эшләре алып бару зарур. Бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый бурыч куйды.
Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, быел Казанда 202 торак йорт ремонтланачак, моңа 1 миллиард 311 миллион сум тотылачак. 2012 ел программасы ТКХ реформалаштыруда ярдәм итү Федераль фондыннан 556,77 млн сум (43%), республика бюджетыннан 119,17 млн сум (9%), шәһәр бюджетыннан 290,9 млн сум (22%) һәм торак милкечеләреннән 344,37 млн сум (26%) хисабына башкарылыр дип планлаштырыла.
“Кызганычка аршы, капиталь ремонт программасында барлык йортлар да (андыйларның саны 1000-ләп) катнашмый, - диде И.Гыйниятуллин. – Шуларның күбесе бөтенләй “йортларны капиталь ремонтлау” статьясы буенча акча җыймыйлар”. Моның өчен административ җәза каралмаган, милекчеләргә карата без бернинди чара күрә алмыйбыз”. Әмма, ТКХ комитеты рәисе сүзләренә караганда, финанс җәза соңрак – йортка капиталь ремонт кирәк булганнан соң үзен сиздерәчәк.
“Вакыт үтәр, әлегә йортларга капиталь ремонт кирәк булыр, җыелган акча булмаганлыктан, әлеге йортта яшәүчеләргә тиз арада акча җыярга кирәк булачак. Ул сумма шактый булырга мөмкин. Әйтик, бүген бер лифтны алмаштыру миллион сумга төшсә, шул ук вакытта капремонт республика программасы кысаларында милекчеләр 15-20%-ны түли, калганы – бюджет чыганаклары хисабына. Капремонтка акча җыелмаса, барлык чыгымнар фатир милекчеләре җилкәсенә төшәчәк”, - дип нәтиҗә ясады И.Гыйниятуллин.
ТКХ комитеты рәисе стандарт “хрущевка”ны капиталь ремонтлауның якынча урта бәясен санап күрсәтте. Мондый йорттагы фатирларның гомуми мәйданы – 3000 квадрат метр. Шуны әйтергә кирәк, ай саен йортта яшәүчеләр “Йортны капиталь ремонтлау” статьясы буенча фатирның гомуми мәйданыннан квадрат метрыннан 5-шәр сум түли. Бер айда әлеге йортта яшәүчеләрдән бу статья буенча 15 мең сум, елга – 180 мең сум җыела. “Инженерлык челтәрен алмаштыру, түбәне, подъездларны ремонтлау һәм башкалар керәчәк, йортны комплексы ремонтлау якынча 8 миллион сумга чыга. Саннар якын да китерерлек түгел. Хәзер секундык экономия хисенән кызыгып алданмыйча, халыкка киләчәк турында уйларга кирәк”, - диде И.Гыйниятуллин.
Казан Мэры Илсур Метшин район башлыкларына торак инспекциясе вәкилләре белән берлектә торак милекчеләре, торак милекчеләре иптәшлеге һәм торак-төзелеш кооперативлыгы рәисләре белән җыелыш үткәрүне йөкләде. “Капиталь ремонтка акча җыю – пенсия өчен җыелган акча кебек үк мөһим. Вакыт тиз узачак, ә капремонт барлык йортларга да кирәк булачак. Без моны халыкка җиткерергә тиеш”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Искәндәр Гыйниятуллин, үз чиратында, торак фондны капиталь ремонтлау программасы дәвам итәчәк дип белдерде. “Бу – җайга салынган, эшли торган механизм һәм аны кулланырга кирәк”. – диде Казанның ТКХ комитеты рәисе. Хәзерге вакытта, аның сүзләренә караганда, торак фондның ремонтланмаган өлеше 30% тәшкил итә.
Белешмә.Казанда ТКХ реформалаштыру ярдәм итү фондының 4 ел булган вакытта капремонтның адреслы программасы буенча 1185 торак йорт ремонтланган. Бу максатларга төрле чыганаклардан 7 миллиард сум җәлеп ителгән. Бу елны Казанда 202 торак йорт ремонтланачак, моңа 1 миллиард 311 миллион сум тотылачак.
16 мартка 141 йортта эш башланган. Эш, нигездә, кайнар, салкын су системаларын, канализацияне алмаштыру, электр челтәрләрен ремонтлау буенча алып барыла. Җылыту сезоны тәмамланганнан соң, җылыту системасын алмаштыру эшләре башланачак, җылы коры һава урнашкач, фасад һәм түбәне ремонтлау башлана.
2012 елда программаны тормышка ашыру кысаларында 73 йорт түбәсе, 77 йортта үзәк җылыту системасы, 81 йортта салкын су белән тәэмин итү системасы, 14 йортта кайнар су белән тәэмин итү системасы, 82 йортта су җибәрү системасы, 81 йортта электр белән тәэмин итү системасы, 88 йорт фасады ремонтланачак, 92 йортның подъезды төзекләндереләчәк. Капремонт программасы кысаларында 76 йортта 265 лифт алмаштырылачак.