(KZN.RU, 12-нче декабрь). “Кольцо” тукталышындагы рөхсәт ителмәгән парковка белән көрәшне көчәйтәләр. Атна дәвамында анда, Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча, патруль-пост хезмәте эшчеләре кизү торачак.
“Тукталыш урынын күчердек, хәзер ихтыяр көче, характер күрсәтеп, тәртип урнаштырырга кирәк анда”, - дип йөкләде РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Кадыйровка шәһәр башлыгы И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, ай элек Пушкин урамы буенча ике юнәлештә дә “Г.Тукай мәйданы” тукталышлары Островский ягына, Пушкин урамының Бауман һәм Петербург урамнары белән кисешкән, тукталыш итеп җиһазландырылган урынга күчерелде. Элек бу территория автомобильләр калдыра торган урын итеп файдаланылган.
“Интернет-кабул итү бүлмәсенә казанлыларның яңа тукталышка кагылышлы зарлы мөрәҗәгатьләренең килеп торуы дәвам итә, калдырылган автомобильләр юл хәрәкәте өчен генә түгел, автобус көткән, утырып китергә теләүчеләр өчен дә уңайсызлыклар тудыра. Тукталышта рөхсәт ителмәгән парковка белән көрәшне көчәйтергә кирәк”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.