(KZN.RU, 22-нче ноябрь). Казанның Гвардия урамы буенча урнашкан Гаилә планлаштыру һәм репродукция үзәгендә кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булып кайтты. Республика башлыгын Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов озатып йөрде.
Дүрт ай эчендә – майдан алып августка кадәр бинаны тышкы һәм эчке яктан ремонтлау, эш бүлмәләрен, ЭКО лабораториясен иң соңгы җайланмалар белән җиһазландыру тормышка ашырылган. Реконструкция чорында үзәк ябылмаган, башта бинаның бер яртысы тергезелгән, аннары икенче яртысында төзекләндерү эшләре башкарылган.
Исегезгә төшерәбез, ошбу елның 15 март көнне “Ава-Петер” Россия-Финляндия компаниясе белән 10 елга концессия килешүе төзелгән. Әлеге килешү нигезендә, Гаилә планлаштыру үзәге ТР сәламәтлек саклау министрлыгы башлап һәм кертеп җибәргән, Россия буенча “Сәламәтлек саклау өлкәсендә концессия” дәүләт-шәхси партнерлыкның беренче проекты булды.
Үзәкне төзекләндергәннән соң, аның лабораторияләрендәге эш 2 тапкыр тизрәк бара, криосаклау урыны барлыкка килгән, эмбрионнар сакланган инкубаторлар саны арткан, бу исә күрсәтелгән хезмәт күләме артуы дигән сүз, дип хәбәр итә ТР матбугат хезмәте.
Концессия килешүен төзү республика гражданнарына Дәүләт гарантияләре программалары кысаларында түләүсез медицина ярдәме алу мөмкинлеген саклап калырга ярдәм итте.