(KZN.RU, 21-нче ноябрь). 2011 елда төрле чыганаклардан җәлеп ителгән акча хисабына Казан буенча 933 йорт түбәсе ремонтланган. Бу хакта бүген “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм ТКХ буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр итте.
А.Лобов билгеләп узганча, ага торган түбәләр проблемасы Казан өчен бигрәк тә көз-кыш чорында актуаль. Су үтүнең төп сәбәбе чорма корылмаларында вентиляция булмауда. 2010 елдан башлап, түбәләрне ремонтлау вакытында тулы бер комплекс техник чаралар үткәрелә. Өстәмә чаралар ремонт бәясенең артуына китерә, әмма ремонтның югары сыйфатын тәэмин итү өчен мондый адымнарга барырга туры килә”, - дип шәрехләде ул.
Кызганычка каршы, барлык эшләрне ТКХ реформалаштыруга ярдәм күрсәтү Фонды аша башкарырга рөхсәт ителми. Шул исәптән 185-ФЗ номерлы федераль закон белән нигез ремонтлау, бина конструкцияләрен тотып торуны көчәйтү һәм торгызу каралмаган. Шул ук вакытта Павлюхин, 100, Ершов, 51, Дзержинский, 27 адреслары буенча йортларда ремонт ясау барышында матча һәм чорма түшәмәсен алмаштыру буенча 95% кадәр эш башкарырга кирәк булган. Әлеге эшләрне Фонд хисабына башкарып булмаганлыктан, алар аерым программалар буенча биналарның милекчеләре хисабына башкарылды.
“Капиталь ремонт программасы кысаларында югарыда күрсәтелгән эшләрне башкарырга рөхсәт сорап, без ТР Президенты исеменә хат юлладык. Казанның меңъеллык тарихы барлыгын онытырга ярамый һәм шәһәрдә аерым мөнәсәбәт таләп иткән йортлар шактый”, - дип нәтиҗә ясады А.Лобов.
Казан Мэры Илсур Метшин торак-коммуналь хезмәткәрләрен кышын түбәдән кар чистарткан вакытта саграк эшләргә чакырды. “Кызганычка каршы инде яңа йортларда шундый фактлар теркәлгән. Пөхтәрәк эшләгез, алайса башта ремонтлыйбыз, ә кышын тишәбез”, - дип йөкләде шәһәр башлыгы.