(KZN.RU, 24-нче октябрь). Бүген, заманабызның күренекле композиторы София Гобәйдуллина 80 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Казан Мэры Илсур Метшин аның исемен йөрткән, капиталь ремонтланган Заманча музыка үзәген карап кайтты.
Шәһәр Башкарма комитетының аппарат киңәшмәсендә Мэр “София Гобәйдуллина – иң танылган композиторларның берсе, заманча музыка йөзе, тиздән аның үз исемен йөрткән үзәктә булып кайтуы безне сөендерә” - дип белдерде. Соңрак ул үткәрелгән ремонт нәтиҗәләре, Заманча музыка үзәге бинасын җылыту, шулай ук якын-тирәдәге территорияне төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты.
Бина тирәсендә яңа асфальт салынган, элек чүп белән тулган якындагы территория тулысынча чистартылган, утыртылган чыршылар территорияне бизәп тора. Ишегалдында ачык һавада концертлар үткәрү өчен мәйданчык каралган.
Бинаның үзендә шактый проблемалар хәл ителгән. Тулысынча су үткәрү, канализация, вентиляцияләү, җылыту – барлык коммунальсистемалар яңартылган.
Әлеге үзәк базасында эшләп килгән Заманча музыка ансамбле репетицияләре өчен бүлмә әзерләнгән. Үзәкнең беренче катында Иҗади социальтехнологияләр лабораториясе урнашкан. “Биредә без профессионаллар һәм музыкаль белеме булган кешеләрнең иҗади яктан ачылуына ярдәм итәбез. Һәрбер кеше өчен шәхси программа әзерлибез”, - дип сөйләде Илсур Метшинга лаборатория җитәкчесе, композитор Радик Сәлимов. Шул ук вакытта лабораториядә музыка язып карау һәм импровизацияләү күнекмәләре яшь үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча, барлык теләүчеләргә тәкъдим ителә.
Лаборатория музыка яздыру системасы һәм музыка әсәрләре булдыру процессында ярдәм иткән заманча техника белән җиһазландырылган. Радик Сәлимов лабораториядә музыканың “өстәлгә” язылмавын ассызыклады. Шулай итеп, яшь эксперимент үткәрүчеләргә Казан театрларының берсе заказ белән мөрәҗәгать иткән, ә күптән түгел лаборатория проектларының берсе Пермь шәһәрендәге “Мәдәни альянс”та күрсәтелгән.
Казан Мэры күргәннәрдән канәгать калды һәм Мәдәният идарәсе башлыгы Динара Камалеевага лабораторияне җиһазлап бетерү буенча тәкъдимнәр әзерләүне йөкләде.
Шәһәр башлыгы өченче катта урнашкан музей экспозициясен карап чыкты. Элек биредә София Гобәйдуллина яшәгән. Биредә композиторның үзенең, сыйныфташларының фотографияләре бар, бүлмәләрнең берсендә София Әсгәт кызының әсәрләре мотивлары буенча балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, 5-19 ноябрь көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры һәм Россиянең атаклы музыкантлары Давид Герингас, Юрий Башмет, Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин катнашында София Гобәйдуллина исемендәге музыка фестивале уза. Әмма фестивальнең иң көтелгән һәм кадерле кунагы булып 5 ноябрь көнне фестивальне ачу тантанасына килергә планлаштырган София Әсгәт кызы булачак.