Бүген иртән 263 балалар бакчасында, 168 мәктәптә һәм тоарк йортларның яртысында җылы булган.
(KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Бүген “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең социальобъектларына һәм торак йортларына җылы җибәрүне тизләтүне таләп итте. “Бу атнада барлык учреждениеләр җылы белән тәэмин ителергә тиеш”, - диде И.Метшин.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин искә төшереп узганча, Казанда җылыту сезоны Башкарма комитет Җитәкчесенең боерыгы буенча 24 сентябрь көнне башланды. “Чынлыкта, җылыны вакытыннан алда җибәрү эше 19 сентябрь көнне башланды, - диде И.Гыйниятуллин. – Беренче чиратта җылы социаль сфера объектлары – хастаханә, стационарлар, интернатлар, балалар бакчалары, мәктәпләргә бирелде”.
И.Гыйниятуллин мәгълүматларына караганда, 273 балалар бакчасыннан 263 балалар бакчасында бүген иртән җылы булган. “10 балалар бакчасында җылы 1-2 көн дәвамында булачак”, - дип төгәллек кертте ТКХ комитеты рәисе. Әлеге объектларда җылы булмауның сәбәпләре төрле. Аерым алганда, җылы җибәргән вакытта 2 балалар бакчасында тышкы җылылык трассаларына зыян килгән. Аларны оператив рәвештә Казан җылылык челтәре компаниясе белгечләре хәл итә. Тагын ике балалар бакчасы торак йортларда урнашкан, җылы биредә йортларга җылы җибәрү белән булачак. Берничә балалар бакчасы хәзрге вакытта капиталь ремонт һәм реконструкция буенча масштаблы эшләр барган Көньяк сәнәгать җылылык үткәрү зонасына карый. “Барлык эшләр атна дәвамында тәмамланачак”, - дип вәгъдә итте И.Гыйниятуллин. Тагын 4 балалар бакчасы ведомтсво пар казаннары бинасы аша тәэмин ителә, аларны исә 28 сентябрь көнне эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Шулай ук И.Гыйниятуллин мәгълүматларына караганда, Казанның 173 мәктәбеннән 168-енә җылы җибәрелгән. Җылысыз калганнары әлегә түбәндәгеләр: 2 мәктәп шул ук Көньяк сәнәгать җылылык үткәрү зонасына карый, 1-се – ведомство пар казаннары бинасыннан тора. Киров районындагы 2 мәктәпнең (4-нче һәм 12-нче номерлы) төзекләндерү яисә төзүдән соң рөхсәт итү документациясен рәсмиләштерү белән проблемалар килеп чыккан.
Ялларда шәһәрнең торак фондына да җылы җибәрү башланган. Бүген иртән үзәк җылы системасы булган торак йортларның 52%-ына җылы бирелде (4955 йорттан 4955-енә). “Эш бара. Өзеклекләр күзәтелми. Якын арада бөтен торак фонд җылы белән тәэмин ителәчәк, - дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин. Нигездә, җылыту сезонын башлап җибәрү эше яхшы бара. Энергия белән тәэмин итү оешмалары, районнар администрацияләре, идарәче компанияләр, бюджет сфералары учреждениеләре килешенгән хәлдә эшләде”.
Әмма Казан Мэры Илсур Метшин нәтиҗә һәм бәя бирү белән ашыкмаска киңәш итте. “Җылыту сезоны тәмамлансын, өзеклекләрсез башкарып чыгыйк, аннары мэр буларак бәя бирермен”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин Башкарма комитет Җитәкчесе, район башлыклары, җылы белән тәэмин итү оешмаларына җылы җибәрүдән дә мөһимрәк мәсьәлә юклыгын ассызыклады. “Шәһәрнең барлык социаль учреждениеләрен һәм торак фондын җылы белән тәэмин итүне таләп итәм. Бу атнада Казанның барлык учреждениеләрендә җылы булырга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр Мэры.