(KZN.RU, 26-нчы июль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыкара антиквариат институтының күргәзмә залында булып кайтты. Җөмһүрият башлыгы белән галереяда Казан Мэры Илсур Метшин, мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов булды. Кунаклар өчен презентацияне ASGкомпанияләр төркеме башлыгы Алексей Семин үткәрде.
Күргәзмә залында көнбатыш Европа сәнгатенең әсәрләре һәм ASG компанияләр төркеменең нәфис сәнгать җыелмасыннан XVII-XIX гасыр өй җиһазы һәм интерьер тәкъдим ителгән иде. Коллекция үз эченә 1700-дән артык предмет үз эченә ала, ә күргәзмә залында исә аның бер өлеше генә тәкъдим ителгән. Быел июнь башында ASG төркеме “Яңарыш” фондына XIX гасыр өй җиһазы һәм сәнгать әсәрләре коллекциясен бүләк иткән. Коллекция әлегә галереяда саклана.
Татарстан Президенты күргәзмә белән танышып чыкканнан соң, аңа ASG төркеменең проектлары тәкъдим ителде. Алексей Семин Казанда Шәхси коллекцияләр музеен оештыру хакындагы планнары белән бүлеште. Музейда коллекционерларның карамагындагы сәнгать әсәрләре күргәзмәсе уза алыр иде.
Татарстан башлыгына виртуаль музей концепциясе тәкъдим ителде. Проектны башкаручылар фикеренчә, виртуаль музейда сәнгать әсәрләре югары сыйфатта, аларны төзекләндерүнең төрле моментларын сурәтләгән рәсемнәре тәкъдим ителәчәк, һәр экспонат турында җентекле сөйләнәчәк. Шулай ук музей сайтында галерея буенча виртуаль экскурсиядә катнашу мөмкинлеге бар.
А.Семин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта виртуаль музейда ASG коллекция экспонатлары гына тәкъдим ителә, әмма шәхси коллекционерлар белән алар карамагындагы сәнгать әсәрләренең Интернет челтәрендә тәкъдим ителүе хакында сөйләшүләр бара.
Рөстәм Миңнеханов виртуаль музей булдыру тәкъдимен хуплады. Әмма, республика башлыгы фикеренчә, мондый юнәлештәге музей “тере” экспозицияләр кирәлеген юк итми. Моның белән бәйле Татарстан башлыгы А.Семинга Шәхси коллекцияләр музее проектын тормышка ашыруны тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.