И.Метшин пандемия чорында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү турында
Марат Мугинов фотосы
Кызганычка
каршы, кайберәүләр үзизоляцияләү режимының йомшаруын элеккеге тормышка әйләнеп
кайту сигналы буларак кабул иттте, тик аналитиклар әйтүенчә,ул беркайчан да
булмаячак. Хәзер эшләргә һәм тормышны яңа форматта төзергә кирәк. Без моны
никадәр тизрәк эшләсәк, эффект шулкадәр яхшырак булачак. Үзизоляция режимы
үз-үзеңне саклау режимына күчә. Бөтен шәһәр халкына санитар-эпидемиологик
таләпләрне үтәргә һәм индивидуаль саклану чараларын кияргә кирәк. Предприятие
җитәкчеләренә хезмәткәрләрнең имин эшләве өчен шартлар тудырырга һәм
санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозмаска кирәк.
Без бик
җаваплы чорга кердек, һәрберебезнең аңлылыгыннан җәмгыятебезнең сәламәтлеге
тора. Хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән чаралар кемгә дә булса артык кырыс тоелса
да, бу – әйләнә-тирәдәгеләрнең, якын кешеләрнең сәламәтлеген һәм үз
сәламәтлеген саклау яхшырак булган очрак. Бу авыруның кискен үсүенә юл куймау
өчен кирәк. Без моңа нәкъ шулай карарга тиеш.