И.Метшин коронавирус пандемиясе вакытындагы ихтыяри инициативалар турында
Марат Мөгыйнов фотосы
Авыр эпидемиологик вәзгыять чорында эре
оешмалар да, зур булмаган компания вәкилләре дә, битараф булмаган гади
шәһәрлеләр дә ярдәм итә. Без барысына да рәхмәт белдерәбез. Дусларның авыр
чакта ачыклану очрагы инде бу. Ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт сүзләре
ирештерәбез. Бу - «Мәрхәмәтле Казан»ның чын йөзе.
Мондый катлаулы вакытта ярдәмгә килергә
әзер булган социаль җаваплы эшмәкәрлекнең үзен күрсәтә алуы бик мөһим.
Көн саен кайнар линиягә, минем электрон
почтама үз өлешен кертергә теләүчеләрдән хәбәрләр килә: алар шушындый катлаулы
вакытта өйдә утырырга теләмиләр. Үзиреклеләр хәзер чыннан да шәһәр өчен мөһим
эш башкара. Волонтерлар буларак алар азык-төлек, дарулар илтәләр, кулдан
килгәнчә ярдәм күрсәтәләр. Бу кешеләрнең аерым категориясе - фидакарь, позитив
рухлылар. Алар өчен кемгәдер ярдәм итү - һава кебек кирәк. Универсиада һәм
башка зур чаралардан соң барлыкка килгән һәм бүген дә безгә ярдәм итүче
үзиреклеләр бар. Безнең өчен алар бик кадерле.