Бүген
Мәскәүдә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем турындагы закон проекты
өченче укылышта кабул ителде, әлеге исем анда яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында
җиңүгә зур өлеш керткән, өзлексез җитештерүне тәэмин иткән һәм шул рәвешле
массакүләм хезмәт батырлыгын күрсәткән шәһәрләргә биреләчәк.
Әлбәттә,
Казан бу исемгә хаклы рәвештә дәгъва итә. Бу уңайдан минем адреска, шулай ук
Казан шәһәре Думасы һәм ТР Президенты адресына шәһәрлеләрдән, иҗтимагый
оешмалардан, предприятиеләр коллективларыннан күп санлы мөрәҗәгатьләр килде. Барлык
мөрәҗәгатьләр дә зур ватанпәрвәрлек һәм шәһәргә, аның тарихына булган зур
мәхәббәт һәм казанлыларның хезмәт батырлыгына лаеклы дан һәм исем бирү теләге
турында сөйли.
Сугыш
елларында Казан, чыннан да, илнең иң мөһим тыл үзәкләренең берсе булды. Шәһәр өзеклексез
җитештерү белән тәэмин итә, хәрби һәм гражданлык продукциясен илтеп җиткерә.
Казанда139 сәнәгать предприятиесен хәрби
җайга үзгәртеп төзегәннәр, тагын 70 предприятие илнең үзәк һәм көнбатыш
төбәкләреннән эвакуацияләнгән. Предприятиеләрдә Кызыл Армия ихтыяҗлары өчен
600-дән артык исемдәге корал, сугыш кирәк-яраклары әзерләнгән. Сүз уңаеннан,
сугыш елларында чыгарылган һәр алтынчы самолет Казанда «күккә юллама» алган.
Шәһәр фронтны «Катюша» өчен дары, снайпер прицеллары, авиапленка һәм кетгут (хирургик
җөй материалы) белән тәэмин иткән... Җиңел сәнәгать эшчеләре дә үз-үзләрен
аямыйча эшләгәннәр. Шәһәр предприятиеләрендә көн саен полкка җитәрлек киемнәр,
дивизияне киендерелек күләмдә аяк киемнәре җитештерелә.
Шәһәребез
халкының хезмәт батырлыгына бәйле әле бик күп документаль расланган фактлар
китерергә мөмкин.
Шулай
ук шәһәрлеләр фронтка ярдәм итүнең барлык формаларында да актив катнашканнар:
акчаларны оборона фондына, Кызыл Армия коралланышына керткәннәр.
Бөек
Ватан сугышы елларында тылда фидакарь хезмәтләре өчен Казанның күп кенә
предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләренә хөкүмәт бүләкләре
тапшырылды. 43 меңнән артык казанлы «Тыл хезмәтчәне» дигән мактаулы исем алды.
Бүген
мин ТР Дәүләт Советы депутатларына Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы
шәһәре» исемен бирү турында Россия Президенты адресына үтенеч язуын әзерләргә
тәкъдим иттем. Әлеге исем бирелү безнең шәһәр халкының фидакарьлегенә тирән
ихтирам һәм хәтер билгесе булыр иде.