И.Метшин Казанны халыкның тормыш сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы шәһәре дип тану турында
Марат Мөгыйнов фотосы
РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты
премиясенең төп номинациясендә җиңү бик күңелле һәм мактаулы. Казанда гамәлгә
ашырыла торган инфраструктур проектлар – федераль һәм республика, шәһәр
проектлары зур әһәмияткә ия, алар ярдәмендә шундый югары статуска ия булдык та
инде.
Шулай итеп, Казанда 2013 елгы Универсиадага
әзерлек һәм аны уздыру белән бәйле инфраструктур үзгәрешләр нәтиҗәсендә кече
һәм микропредприятиеләр саны артты, алар чыгара торган продукция күләме ишәйде.
Параллель рәвештә шәһәрдә бөтен дөнья буенча ихтыяҗ зур булган күп белгечләр
әзерләнде, шулай ук күпсанлы туристларны җәлеп итә алдык. Меңьеллык вакытында
(2005 ел - мөх. иск.) Казан 500 мең турист кабул итте, ә бүген бу сан 3,2 млн.
туристка кадәр артты. Инфраструктура карарлары шәһәр тормышын тамырдан үзгәртә.
Шул ук вакытта кешеләр дә үзгәрә – алар үз-үзләренә һәм иртәгесе көнгә ышана
башлый. Әмма без, тормыш сыйфаты һәм дәрәҗәсе югарырак булган саен, халыкның
таләпләре дә югарырак булуын аңлыйбыз.
Казанның нәтиҗәсе - команда эшенең
нәтиҗәсе: федераль хөкүмәт вәкилләре дә, Татарстанның беренче Президенты
Минтимер Шәймиев та, хәзерге җитәкчеләр дә – Рөстәм Миңнеханов та, Казан халкы
да – уртак максатка бергәләшеп бардылар.