10 ел элек, мәктәптә туклануны оештыргач,
без аның Россиядә иң яхшыларының берсе булуына ышанган идек. Моны хәтта
федераль дәрәҗәдә дә билгеләп үттеләр. Әмма теләсә кайсы механизм
камилләштерүне таләп итә, хәтта машина төзелеше өлкәсендә эталон булып торган
идеаль Мерседес та карап торуга, яхшыртуга, техник хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ. Шул
рәвешле бүгенге көндә без дә моңа керештек. Бу - зур һәм катлаулы процесс, ул
оештыруны, ведомствоара хезмәттәшлекне таләп итә. Әмма мәктәптә туклануны
оештыру, балаларыбызның сәламәтлеге, иминлек, куркынычсызлык безнең эшнең төп
өстенлекләренең берсе булды һәм булачак.
Мәктәптә туклануны яхшы якка үзгәртү буенча
юл картасы булдырылды, кайбер мәсьәләләр – 1-нче сентябрьгә, икенчеләре уку елы
дәвамында хәл ителәчәк, һәм башка кайбер мәсьәләләр якындагы бер-ике елда
каралачак.
Быел Казанда моңарчы күрелмәгән программа
гамәлгә ашырыла – шәһәрнең 36 мәктәбендә ашханәләргә капиталь төзекләндерү
үткәрелә, алар урынына 1-нче сентябрьгә биредә мәктәп рестораннары ачылачак. Бу
капиталь төзекләндерүне башкарып чыгу өчен без 170 млн сум тотачакбыз. Ел
башында бу чыгымнарны планлаштырмаган идек, әмма шәһәр – тере организм һәм,
сораулар туган саен, без аларны хәл итәргә тиешбез.
Әлбәттә, капиталь төзекләндерүдән тыш,
туклану сыйфатына да зур игътибар бирергә кирәк. 1-нче сентябрьдән Казан
мәктәпләре ашханәләрендә балаларга яңа меню тәкъдим ителәчәк. Безгә балаларның
баланслы туклануы мөһим. Хәтта инфраструктурага бай булган илләр дә күптән
чипсы, бутербродларга күчте. Моның белән җәмәгатьчелек тә, ата-аналар да,
сәламәтлек саклау өлкәсе дә килеште. Без сәламәт буын кирәклеген аңлыйбыз, шуңа
күрә мәктәптә туклануны камилләштерү өлкәсендә эшләячәкбез.