И.Метшин Moscow Urban Forumда катнашу турында
Денис Гордийко фотосы
4-нче июльдән 7-нче июльгә кадәр Мәскәүдә Moscow Urban
Forum узды, быел ул шәһәр администрацияләре, эшмәкәрлек, шәһәр халкын борчыган
мәсьәләләргә багышланган иде. Шәһәр, мохит, экология нинди булырга тиеш, кеше
нинди урын ала һәм яңа дөнья төзелеше чакыруын кабул итү өчен нәрсә эшләргә
кирәк – болар барысы да форумда үз чагылышын тапты.
Инде бүген үк Җир халкының яртысыннан артыгы шәһәрләрдә
яши, ә тиздән бу сан 80%-ка җитәргә мөмкин. Шуңа күрә билгеләнгән мәсьәләләр
аеруча актуаль.
Кызыклы проектлар, файдалы практикалар белән танышудан
тыш, без киләчәккә үзебез өчен мөһим булган бурычларны да билгели алдык. Без
яңалык ишетү, киләсе көнгә дөрес юнәлеш бирү өчен мондый чараларда катнашабыз.