И.Метшин XXI гасыр китапханәләре турында
Денис Гордийко фотосы
Казан халкының якынча 17%-ы китапханәләргә йөри. 2017
елда Казанның мәдәният йортлары ребрендингы белән беррәттән без китапханәләрне
мәдәни-агарту үзәкләренә модернизацияләү турында да уйладык. Пилот сыйфатында
Киров (К.Цеткин урамында) һәм Идел буе (Мәүлетов урамында) районнарындагы
китапханәне сайладылар.
Балыкчы бакчасы янындагы яңа буын китапханәсе инде
тулысынча үзгәргән һәм җәйге сезон башына ачылачак. Заманча мәдәни киңлектә
коворкинг зонасы да, әдәби кафе да, компьютер зонасы да, балалар өчен уен
бүлмәсе дә булдырылган. Район халкына бирегә бару һәм ял итү күңелле булыр дип
өметләнәм. Шәһәрнең башка китапханәләрендә дә үзгәртеп кору тәҗрибәсен
кулланырбыз дип уйлыйм. Шәһәр халкы өчен мәдәни сервистан куллану мөмкинлеге
даими күтәрелергә тиеш.
Безнең алда муниципаль китапханәләрне казанлылар өчен
чын-чынлап кызыклы итү бурычы тора, бу исә яшьләрнең китаплар белән кызыксынуын
арттырырга ярдәм итәчәк. Болар XXI гасыр китапханәләре булырга тиеш. Яшьләр
үзләрен вакыт машинасында кебек түгел, ә заманча дулкында барган сыман хис
итәргә тиеш.