Казанның шәһәр мәдәният
учреждениеләрен яңарту 2016 елда ике объектны – В.Ленин исемендәге мәдәният
комплексын һәм «Мәскәү» мәдәният үзәген реконструкцияләүдән башланды. Бүгенге
көндә аларда зур масштабтагы шәһәр һәм республика чаралары үткәрелә, ә февраль
аенда «Мәскәү» мәдәни үзәгендә Россия Президенты Владимир Путин җәмәгатьчелек
вәкилләре белән очрашты. 2017 елда мәдәният йортларын ребрендинглау һәм
«Казанның мәдәни үзәкләре»нә үзгәртү буенча эш башланды. Без мәдәният йорты
диварлары белән генә чикләнеп калмыйча, якын-тирә парклар һәм иҗтимагый
киңлекләрне берләштерә торган мәдәни мохит булдыру максатын куйдык. Система
күптән кардиналь үзгәрешләргә мохтаҗ иде, дип беркем дә бәхәсләшмәячәк дип
уйлыйм.
Масштаблы реконструкция учреждениеләрнең
биналарын тәртипкә китерергә генә түгел, яңа юнәлешләрне дә үстерергә мөмкинлек
бирә. Әле кайчан гына без бу хакта хыялланырга да курка идек, ә бүген исә
мәдәният учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрү генә түгел, аларда яңа тормыш
барлыкка килә дип әйтә алабыз. Әйтик, агымдагы елның өченче кварталында
ремонттан соң ачылачак «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Альбина Шаһиморатова опера
студиясе барлыкка киләчәк, ә «Чулпан» мәдәният үзәге «Казан» шәһәр ансамбле
өчен база мәйданчыгы гына булып калмаячак, ә халык биюен үстерү үзәге дә
булачак.
Гаделлек өчен шунысын да әйтергә кирәк,
элек мәдәният өлкәсен финанслау калдык принцибы буенча башкарылды, әмма без
өстәмә керемнәр, бюджеттан тыш чыганаклар ярдәмендә мөһим мәсьәләләрне хәл
иттек, һәм, башка төбәкләрдән аермалы буларак, Аллага шөкер, мәдәният йортларын
сатмадык һәм саклап калдык.
Хәзерге вакытта шәһәрдә үткәрелә торган
учреждениеләрне реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча башкарылган эшләрнең
күләме кимер дип ышанмадык та, ләкин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,
республика Хөкүмәте, предприятиеләр, бизнес ярдәме һәм карарлары булышлыгы
белән безнең мондый проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге барлыкка килде.
Мәдәният - шәһәр тормышының зур һәм
әһәмиятле өлеше, ул зур тәрбияви йогынты ясап кына калмый, ә шәһәр халкының
яшәү рәвешен дә формалаштыра. Бүгенге көндә масштаблы чаралар нәтиҗәсендә Казан
дөньякүләм танылган шәһәргә әверелә, һәм мәдәни тенденцияләр бу статуска туры
килергә тиеш.