Казанда коммуналь
калдыклар белән эш итү системасын 2007 елда ук расладылар. Бөтен ил моңа 11
елдан соң гына килгән. Бездә инде контейнер мәйданчыклары, чүп-чарны сортларга
аеру станцияләре эшли, чүп ташучыларның лаеклы күчмә составы җәлеп ителгән. Без
кул кушырып утырмадык һәм бу юнәлештә эшләдек. Законнардагы яңалыклар төбәктә
дә, тулаем илдә дә калдыклар белән эш итү системасында тәртип урнаштыру
мөмкинлеге бирәчәк. Тормыш моның әле кичә үк эшләргә кирәклеген әйтә. Без юкка
гына Самосыроводагы чүплекне юкка чыгармадык һәм рекультивацияләдек,
"Восточный" полигонын төзедек.
Без аңлыйбыз, яңа
системаны гамәлгә ашыру гади булмаячак. Чөнки гадәтләрне үзгәртү авыррак бит...
Казанда чүпне аерым җыю культурасын балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән
кертергә кирәк. Ата-аналарын өйрәнсеннәр өчен, балалардан башлыйк әле.
Әйтик, Минем
гаиләм ПЭТ-шешәләр җыя башлады. Без моны өченче ел эшлибез. Икенче елда әле
балаларның берсе ПЭТ-шешәне йомарламыйча ташлый ала иде. Һәр гаилә ПЭТ-шешәләр,
азык-төлек һәм башка калдыкларны аерып җыя башламыйча, без беркая да "оча
алмыйбыз". Ә бу бик гади".
Без ирешкән
төзекләндерү һәм чисталык дәрәҗәсе даими игътибар таләп итә. Хәзерге дөньяда
чүп саны, чүп морфологиясе үзгәрде. Бүген шәһәр ел саен 500 мең тонна каты
калдыклар тудыра! Монда аластик өлеше бик зур. Хәзерге реалийларда Казанны
чүпне аерым җыюдан башка күз алдына да китереп булмый. Монда тылсым таякчыгы
юк. Күпме теләсәем дә, һәркем үзеннән башламаса, тәртипне урнашмаячак.
Бөтен дөньяда чүпне
аерым җыю культурасы барлыкка килде инде. Россиядә без пилот шәһәр булачакбыз.
Без Казан белән мондый гына киртәләрне җимермәдек, мин шәһәрлеләргә, аларның
эчке культураларына һәм аларның иң чиста һәм төзекләндерелгән шәһәрдә яшәргә
теләүләренә ышанам. Тырышлыкны берләштереп, без барын да булдырабыз.