2018 ел
күрсәткәнчә, без шәһәр үсешендә полицентрик принцип белән эш итәбез. Ягъни
барысы да үзәк һәм үзәк урамнар өчен генә түгел. Йокы районнарында да, шәһәр
яны, бистәләрдә дә зур эш башкарылды. Йортларга, социаль объектларга, юлларга
ремонт ясалган, яңа мәдәният йортлары ремонтланган яки ачылган, җәмәгать
киңлекләре булдырылган. Без кешеләр, башкалада яшәгәндә, кайда яшәүләренә
карамастан, башкала шартларын тойсын өчен шартлар тудырабыз.
Опера театры,
филармония яки консерватория бездә, әлбәттә, бердәнбер нөсхәдә. Ә спорт яки
иҗат белән шөгыльләнү өчен шартлар, әйтик, яшәү урыны буенча булдырылырга тиеш.
Президентыбыз, Хөкүмәт, Татарстанда гына эшли торган уникаль республика
программалары ярдәмендә без бүгенге көндә шундый шартлар тудырабыз.