Быелдан торак һәм
соцобъектларны капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру механизмы
үзгәрә: подрядчы оешмаларны Татарстан Республикасында капиталь төзекләндерү
буенча төбәк операторы “ТР ТКХ фонды” сайлаячак.
Бу чара
республика күләмендә, һичшиксез, бик кирәк, ләкин бу без подрядчылар эшен
тикшермәячәкбез, дигән сүз түгел. Киресенчә, бу эшне үз контролебезгә
алачакбыз. Әгәр кимчелекләр күрсәк, безнең стиль, темп түгел икәнен сизсәк, программага
хилафлык килмәсен өчен, бу хакта фонд җитәкчелегенә хәбәр итәчәкбез. Шәһәрлеләр
ышанычын киметергә хакыбыз юк. Яңа эш формасын кертү уңышлы үтүен телим.
Конкрет объектларда
очрашачакбыз, программа үтәлешен тикшерәчәкбез. Казанда программалар саны зур,
бу эшне даими тикшереп, кирәк вакытта дизайнерлык чишелешенә тыгылу да кирәк
булырга мөмкин – бер подрядчы эшләгәндә 10 төрле объект бертөрле булмасын өчен.
Һәр объектны капиталь төзекләндерү эшен җан биреп эшләргә кирәк.
Тулаем алганда, торак
фондны һәм социаль объектларны капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә
ашырган 10 ел эчендә барлык механизмнар да автомат хәленә җиткерелде. Эшләргә өйрәндек.
Капиталь төзекләндерү эшләре тәмамлангач, шәһәрлеләр һәм анда яшәүчеләр тарафыннан
кимчелекләр табылган бер генә объект та юк диярлек. Һәр очрашуда шәһәрлеләр
бездән яңа объектны капиталь төзекләндерергә сорыйлар. Ә без вәгъдә итеп кенә
калмыйча, конкрет сроклар атый алабыз.