Шәһәрнең яктыртылыш
дәрәҗәсе статус турында сөйли – шәһәр яктырак булган саен, әһәмиятлерәк. Иң яхшы,
иң бай шәһәрләргә киләсең – көн белән төн арасында аерма юк, икесе дә якты. Бюджетны
исәпкә алып, без үзебезгә мондый максат куя алмыйбыз. Ләкин шәһәрне яктырак
итәргә омтылабыз һәм моның өстендә ел саен эшлибез.
Соңгы ел эчендә
Казанда “якты таплар” күбәйде. Зур эш “Салават күпере” торак комплексында
башкарылды. Анда яшәүчеләр минем белән очрашу барышында яңа микрорайонда
караңгы булуын әйттеләр. Узган елда “Казэнерго” анда зур эш башкарды – 150 ут
чыганагы куелды. Бу эшне дәвам итәргә кирәк.
Горки-Әмәт
урманын реконструкцияләргә тотынганчы, бик күп мөрәҗәгатьләр алдык. Кешеләр Бертуган
Касыймовлар урамы аркылы турыга йөриләр иде, ит комбинаты аша. Бүген анда көннең
һәм төннең теләсә кайсы вакытында йөрергә куркыныч түгел. Башка паркларда кебек
үк.
Юлларны яктырту
буенча да мөһим эш башкарыла. Моннан юл хәрәкәтенең уңайлылыгы гына түгел,
куркынычсызлыгы да тора. Юллар яктыртылышы нормативларын сакларга тырышабыз. Тулаем
алганда, яктылык һәм җылылык белән тәэмин ителеш – шәһәребезнең тормыш иминлеген
тәэмин итүче мөһим, димәк, безнең өчен беренчел факторлар.