“Салават күпере” торак
комплексы – республикабыз һәм шәһәребез өчен үзенчәлекле төзелеш проекты булып
тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов территорияне комплекслы үзләштерү бурычы
куйды. Бу торак йортлар белән бер үк вакытта социаль объектлар төзелә,
территория төзекләндерелә, яңа юллар салына дигән сүз. Шундый масштаблы һәм
шундый алым белән шәһәр төзелеше проектлары башка юктыр: Азинода торак йортлар
төзелде һәм 15 елдан соң гына – балалар бакчалары һәм башка объектлар. Ә “Салават
күперендә” торак йортлар белән бер үк вакытта ике балалар бакчасы төзелде, яңа уку
елы башына мәктәп ачылачак. Ягъни инде беренче адымнардан ук, проект этабында,
беренче планда – тапшырылган квадрат метрлар гына түгел, ә Казан гаиләләренең
тормыш дәрәҗәсе.
Зур проект күз
алдында, биредә яшәүчеләр белән диалогта гамәлгә ашырыла. Биредә яшәүчеләр
белән эшлекле очрашуларның берсендә без беренче чиратта урам-юл яктыртылышы
мәсьәләсен хәл итәбез дип сөйләштек – кыска вакыт эчендә торак комплекста Зилант,
Нурихан Фәттах, Айрат Арсланов һәм Заречье проспекты урамнарында ут кабызылды. Күзәтү
астына балалар сырхауханәсен төзү буенча сораулар алынды – хәзер бина табылды,
киләсе елда әзер булачак.
Әлбәттә, әле алда
бурычлар күп – без Осиново һәм Н.Фәттах урамнарын киңәйтү мөмкинлекләрен
карыйбыз, ТЭЦ урамыннан “Салават күперенә” илтүче дублер-юл төзү
перспективалары буенча фикер алышабыз. Иң мөһиме, без биредә яшәүчеләр белә
шундый режимда эшләүне дәвам итү турында сөйләштек. Шулай итеп кенә, адым-адым,
хәлне ике яклап бәяләп, биредә яшәүчеләрнең фикерләрен тыңлап, Казанда яңа
төзекләндерелгән микрорайон булдыр алачакбыз.