И.Метшин ягу сезоны башлану турында
Казан шәһәре KZN.RU
Ягу сезоны
башлану – катлаулы эшләр тәмамлану вакыты. Бик зур эш күләме! Совет районы
администрациясендә торак приватизацияләү бүлегендә яшь белгеч булып, Альберт Әсхарович
Камалеевта эшләгән вакытларымны хәтерлим. Һәр аерым пар казаны буенча отчет бирелә
иде! Бик авыр вакытлар иде, акча да, ресурслар да булмаган вакыт. Бүген исә
безнең өчен бу планлы эшләр.
Җылылык белән
тәэмин итүче компанияләрдән зур эш таләп итсә дә, эшләтеп җибәрү-көйләү мәсьәләсе
– халык белән эшләү. Халык мөрәҗәгатьләренә яшен тизлегендә җавап бирергә
кирәк. 5600 күп фатирлы йорты булган миллионлы шәһәрдә сораулар һәрвакыт
булачак. Шәһәрлеләр дә моңа аңлап карый. Кешеләр белән эш иткәндә, ихтирам
белән эшләргә кирәк. “Ачык Казан” ресурсы безнең өчен бу эштә көндәлек
ярдәмчебез булырга тиеш.
Халыкның һәр
мөрәҗәгатен хәл итү вакыты ресурс өчен алган акча бәясенә тиң булырга тиеш. Коммуналь
хезмәтләр өчен чыгымнар зур. Без моңа тәэсир итә алмыйбыз, бу федераль
күрсәткечләр, әмма халык мөрәҗәгатьләренә тиз җавап бирелергә тиеш, моның өчен
Мәскәү кирәк түгел. Бу безнең җаваплылык өлкәсе. Бергәләп бу юнәлештә мөмкин
кадәр эшлик.