Казанда Парклар һәм скверлар елы проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2015 елда 40-тан артык территорияне төзекләндерү каралган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Парклар һәм скверлар елы проектына бик игътибар белән карарга һәм аны гамәлгә ашыруда казанлыларны җәлеп итәргә кирәк. Әлеге фикерне бүген башкала Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе утырышында җиткерде.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Владимир Фомин хәбәр иткәнчә, Парклар һәм скверлар елы проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2015 елда шәһәрдә 45 территорияне төзекләндерү каралган. Шулай ук ул хәзерге вакытта идарәнең шәһәр мохитен төзекләндерү өлкәсендә зур эшләр алып баруын әйтеп үтте.
2014 елда “Берег” скульптура-инсталляциянең икенче фестивале үткәрелгән. В.Фомин сүзләренчә, чараның иганәчеләре хисабына Горький һәм Химиклар исемендәге парклар территориясе буенча проект тәкъдимен эшләү һәм үзгәртеп төзекләндерүгә кагылышлы Казан Мэриясе карамагындагы иҗади төркем эшен оештыру һәм координацияләү башкарылган. Моннан тыш, Җиңү паркын төзекләндерү буенча “Татинвестгражданпроект” институтының эшен координацияләү гамәлгә ашырылган.
Илсур Метшин Горький исемендәге паркны төзекләндерү буенча алып барылучы эшнең бер өлеше узган ел тәмамланганын искәртеп үтте. “Әлеге адым ничек эшләргә кирәклекне аңлатучы яхшы үрнәк. Әлеге эш буенча бәхәс оештырылды, яшь архитекторлар, дизайнерлар, төрле иҗтимагый оешмалар катнашында киң җәмәгатьчелек тарафыннан фикерләр тыңланды. Мин һәр шәһәр проекты җәмәгать экспертизасы аша үтәргә тиеш дип саныйм. Карар кабул иткәндә халыкны никадәр күбрәк җәлеп итә алсак, шуның кадәр сыйфатлы нәтиҗәгә ирешәчәкбез. Без нәрсә генә эшләсәк тә, моны шәһәр халкы өчен башкарабыз. Башкарма комитет эшчәнлегенең һәр юнәлеше өчен бу аксиома, закон, кагыйдә булырга тиеш”, – дип асызыклап әйтте Казан Мэры.
Шәһәр башлыгы бүген 32 парк һәм скверга кагылышлы проектлар буенча эшлекле фикер алышу барганлыгын әйтеп үтте. Парк һәм скверларны төзекләндерү концепциясенең җентекләп һәм төптән уйлап эшләнелгән булырга тиешлегенә басым ясады. Моның өчен ТР башкаласында әлеге өлкәдә зур тәҗрибә туплаган белгечләр барлыгын әйтеп үтте. Шәһәр башлыгы ТР Президентының ярдәмчесе Наталья Фишманны шундый белгечләрдән дип саный. Наталья Фишман, Мэр сүзләренчә, әлеге тармакта иң яхшы белгеч.
“Казанда нинди дә булса эшне җиренә җиткереп, матур итеп башкару, әлеге проект тирәсенә казанлыларны җәлеп итү, аларны берләштерү өчен барлык шартлар да бар. Хәзерге вакытта проектлаштыру эшләре алып барыла, карарлар кабул ителә”, – диде Татарстан башкаласы Мэры. Ул җаваплы җитәкчеләргә әлеге проектка игътибар белән карарга кушты һәм проектны гамәлгә ашыруда шәһәр халкын күпләп җәлеп итү бурычын йөкләде.