(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август, Зилә Гайфи). Бүген Казан
Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының XLIV сессия утырышы кысаларында шәһәр һәм
республика бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләнүчеләр исемлегендә - Татарстан һәм аның башкаласы
үсешенә шактый зур өлеш керткән казанлылар. Шулай итеп, күпьеллык намуслы хезмәте
һәм гражданлык хәле актларын теркәү органнарының эшчәнлеген камилләштерүгә
шактый зур өлеш кертүе өчен Казанның Яңа Савин районы территориаль сайлау комиссиясе
рәисе Людмила Миннәхмәтова “Эштәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнде.
Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы үсешенә шактый зур өлеш
кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм тышкы төзекләндерү
буенча шәһәр программаларын гамәлгә ашыруда техник күзәтчелек хезмәте”
муниципаль унитар предприятиесе директоры урынбасары Валерий Овчинниковка “Татарстан
Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы
исем бирелде.
Халыкны һәм республика территориясен яклауны тәэмин итүгә шактый
зур өлеш кертүе өчен Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданлык яклавы
идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерхановка ТР Президентының Рәхмәте белдерелде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм шәһәр сәясәтен гамәлгә ашыруга
шактый зур өлеш кертүе өчен Казан шәһәре Башкарма комитетының Шәһәр төзелешенә
рөхсәт бирү идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Обуховка “Казан шәһәре
файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе
тапшырылды. Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен Совет районы
администрациясе башлыгы урынбасары Данис Хәмитовка шулай ук “Казан шәһәре
файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе тапшырылды.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм самолет төзелеше үсешенә
шактый зур өлеш кертүе өчен “Туполев” иҗтимагый акционер җәмгыяте филиалы –
С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының керү контроле һәм эшләнмәләрне
эшкәртү бүлеге инженер-технологы Светлана Францева “Казан шәһәре файдасына
башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән
бүләкләнде.