Эшмәкәрләргә булышлык
итү өлкәсендә күп эш башкарабыз – ләкин аерым, өстенлекле юнәлешләр бар, аларны
үстерергә, ташламалы кредитлар бирергә кирәк. Мәсәлән, калдыкларны, аерым
алганда ПЭТ-шешәләрне, полимер савыт-саба, макулатура, пыяла савыт-саба җыю,
эшкәртү һәм утилизацияләү. Калдыклар белән эш итү мәсьәләсен башка сузарга
ярамый! Эшмәкәрләр белән очрашырга, проектлар буенча фикер алышырга кирәк. Кемдәдер
идеяләр бар, ләкин “мускуллары” юк, кемдәдер “мускуллар” бар, ләкин тагын нидер
җитми. Әйдәгез, сөйләшик, әлеге юнәлештә алга атлыйк.
Юкса, без Мәскәү
астындагы Волоколамск хәленә калабыз. Анда узган атнада “Ядрово” чүп
полигонында агулы газлар бүленеп чыккан, нәтиҗәдә шәһәр хастаханәләренә берничә
дистә бала китерелә. Без мондый вакыйгаларны кисәттек, Самосырово чүпелеген рекультивацияли
башладык. Аның ничек януын, хәтта исе һәм төтененең Ирек мәйданына кадәр килеп
җитүен хәтерлибез. Шуңа күрә чүплекне ябып, анда рекультивацияләү эшләрен
башкару карары – шәһәр өчен зур җиңү булды. 30 гектарда 46 метр биеклектә, 16
катлы йорт кадәр, 46 миллион тонна чүп – мондый чүпне сүндерергә хәтта техника
да юк. Бүгенге көндә әлеге экологик бомбаны юк иттек.
Чүп, гомумән,
шәһәр хуҗалыгы белән бәйле проектларга булышлык итәргә кирәк. Кече һәм урта
бизнес вәкилләренә керемле бизнес оештырырга ярдәм итәргә кирәк. Әлбәттә, бу
нефть эшкәртү түгел, ләкин бу шулай ук хезмәт сөючән, түземле, эшли белә торган
эшкуарлар өчен яхшы керем маддәсе булып тора.