Мәскәү институты
белгечләре безнең хезмәттәшләр белән берлектә шәһәр пассажир транспортының
маршрут челтәренең яңа схемасы өстендә зур эш башкарды. Ул Россиядә без беренче
булып башлаган эшнең, ягъни урамнардан бер-берсе белән узышып йөргән Газель һәм
ПАЗикларны алу эшенең дәвамы булып тора.
Без якын
киләчәктә транспорт өлкәсендә ирешергә теләгәннәребез республикабыз һәм
шәһәребез икътисадына бәйле. Ләкин бүгенге көндә җәмәгать транспортының
сыйфатлы эшен булдырырга безгә елга 4,5 млрд сум субсидия бирмәячәкләрен дә аңлыйбыз.
Тарифны да 49 сумга күтәрә алмыйбыз. Башка юллар эзләргә кирәк. Автомобилизация
үсә, машиналар саны артта. 2020 елдан соң җәмәгать транспорты нинди буласын
җитди уйларга кирәк.
Хәзер бу фантастика
булып тоелса да, уңайлы вариант табылыр, дип ышанам. Әле күптән түгел генә Казанга
юлларны төзекләндерүгә елга 5,5-6 млрд сум субсидия бирелүне күз алдына да китереп
булмый иде. Ә Татарстан башкаласы менә инде икенче ел рәттән әлеге чараларга
юллар төзекләндерә.
Сыйфатлы, уңайлы
җәмәгать транспорты – шәһәр, төбәк көченең күрсәткече. Җәмәгать транспорты –
шәһәр хуҗалыгы үсешенең төп ноктасы. Аңа даими рәвештә игътибар бирергә, иң
яхшы профессионалларны җәлеп итәргә кирәк. Мич өстендә ятып, хыялланып кына булмый.
Хыялларны эшләп тормышка ашырырга кирәк, беренче этапны без башкардык. Хәзер бездә
һәр маршрут буенча җентекле план бар.