И.Метшин яңа метро станцияләре төзү турында
Казан шәһәре KZN.RU
Шәһәрдә метро –
уңайлылык, беренче чиратта шәһәрлеләр өчен, аерым алганда Идел буе районында
яшәүчеләр, шәһәр кунаклары өчен. Ул шәһәрнең ерак урнашкан районнарыннан
кешеләрне шәһәр үзәгенә, Заречьега күчерү өчен өстәмә локомотив – туры һәм
күчерелмә мәгънәдә – булып тора. Без метрога күндек инде, ләкин күп кенә
кешеләр өчен, бигрәк тә Идел буеның һәм Россиянең кечкенә шәһәрләреннән
килүчеләргә, метро – музейлар, архитектура, парклар, скверлар, яр буйлары кебек
үк истәлекле урын.
Шуңа да Казанда метро
төзү эшләре тәмамланмавы һәм тиздән озак көтелгән “Имәнлек” станциясе ачылуы
шатландыра. Метро төзүчеләргә теләсә нинди һава шартларында да системалы
эшләүләре өчен рәхмәт!